Яңа Чишмә интернат-йортының котельный операторы Андрей Жуков бар эшкә дә оста
Моннан тыш, ул бик җаваплы һәм ярдәмчел кеше.
Андрей Жуков - Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының котельный операторы. Үзенең төп вазыйфаларыннан тыш, ул башка мөһим эшләрне дә башкара. Бу - эчке һәм тышкы якта вак-төяк ремонт, кышын - ишегалдын һәм түбәләрне чистарту, җәен - ишегалды мәйданчыкларын һәм территорияне чүп үләннәреннән чабу, сантехниканы алыштыру һ.б. Кыскасы, хезмәттәшләре ярдәм сораган очракта ул беркайчан да баш тартмый - кулыннан килгәнчә ярдәм итә.
«Әле Андрей ел саен территориядә матур объектлар төзүдә дә катнаша. Быел яңа композиция өчен матур өй ясады. Материалларны ул үзе таба, барысын да кул астындагы кирәк-яраклардан эшли. Андрей гаиләчел кеше- ул гаиләсен бик ярата. Бездә шундый иҗади, җаваплы һәм игелекле кеше эшләвенә без бик шат»,-дип язган редакциягә интернат-йорт белгече Гүзәл Мостафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев