Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә хастаханәсе яңа автомобиль алган

Атна башында Казанда ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда район хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасы булган.

Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашкан. Ул медикларга коронавирус таралуга каршы торулары өчен рәхмәт белдергән һәм яңа автомобильләр районнарда медицина ярдәме күрсәтүнең оперативлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үткән.

Район хастаханәләренә барлыгы 90 берәмлек «Лада-Ларгус» автомобиле бирелгән. Яңа Чишмә РҮХе дә шундый бер машина алган.

«Быел без инде 4 яңа автомобиль алдык - «Лада-Гранта», «УАЗ-Патриот» һәм ике «Лада-Ларгус», - ди РҮХнең хуҗалык эшләре буенча баш табиб урынбасары Рафис Закиров. - Быел тагын бер шундый ук «Лада-Ларгус» автомобиле алырга тиешбез.

Аларның  берсе – поликлиникада хезмәт күрсәтәчәк, ә икенчесе белән авыруларны МРТ һәм КТ процедураларын үткәрүгә республиканың башка шәһәр хастаханәләренә ташу планлаштырыла.

Автотранспорт белән идарә итү өчен бездә тәҗрибәле шоферлар бар.

Яңа автомобильләр мобильлекне сизелерлек яхшыртып, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең эш уңайлылыгын арттырачак, дип уйлыйбыз».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев