«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясе «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашты
Ел саен Яңа Чишмә районында, традиция буенча «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелә.
Акция аз керемле гаиләләрдәге балаларга, инвалид балаларга һәм күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Ел саен хәйрия акциясендә учреждение җитәкчеләре, эшмәкәрләр, предприятие һәм оешмалар катнаша.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясе күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче өченче сыйныф укучысы Дарина Чумаковага мәктәпкә җыенырга ярдәм итте. Аңа яхшы укуын теләп, аяк киеме һәм кием-салым сатып алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев