Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясендә яңа китаплар һәм балалар журналлары бар

Алар арасында танылган татар язучыларының яңа әсәрләре һәм хикәяләре, буяугычлар, балалар өчен башваткычлар, сканвордлар да бар.

Шәхсән мин үзем барлык китапларны да укып чыктым, бик кызыклы, мавыктыргыч сюжетлар, геройларның язмышлары белән таныштым.

Авторлар заманның күп кенә проблемаларын күтәрә, мәхәббәт һәм тугрылык турында, Бөек Ватан сугышының тарихи мизгелләрен тасвирлаучы һәм башка бик күп китаплар бар.

Зур булмаган, «кесә форматы»ндагы барлык китаплар да уку өчен бик уңайлы.

Редакциядә сатуда түбәндәге китаплар бар:

«Киллер» - автор Марат Кәбиров

 «Һәркемгә бер кояш» - автор Айгөл Әхмәтгалиева

 «Соңлап тотылган җавап» - автор Люция Аблеева

«Нахак» - автор Айгиз Баймөхәммәтов

«Кыргый атауга сәяхәт» - автор Ринат Мөхәммәдиев

«Суслонгер» - автор Фирдәүс Хуҗин

«Мәхәббәт талисманы» - автор Фәрит Имамов

«Ятимгә дә яз килә» - автор Зөлфәт Хәким

«Төзәтәсе ялгышлар бар» - автор Физалия Дәүләтгәрәева

«Тауда язылган язмыш» - автор Илшат Билалов

«Җиләкле алан» - автор Кәрим Кара

«Зөләйха кыйссасы» - автор Зиннур Хөснияр

 

 

 

«Рәкыйп Хәмитов. Копченый» - автор Лилия Гыйбадуллина

«Соң түгел» - автор Дилбәр Булатова

«Никах» - автор Хисаметдин Исмәгыйлев

«Элеккечә түгел без генә» - автор Рәфкать Шаһиев.

Китапларның бәясе -100-110 сум. Безгә килегез яки безнең 2-21-46, 2-23-46 телефоннары аша заказ бирегез.

Шулай ук редакциядә түбәндәгеләр дә бар:

«Күңелле Әлифба» - каты тышлы, балалар өчен матур, төсле китап - 390 сум.

Буяугычлар (раскраски) - йорт хайваннары, кыргый хайваннар, Антарктида хайваннары - 110-140 сум.

Сканвордлар - 70 сум.

Башваткычлар - 140 сум.

Барлык китаплар да 10-15 данәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X