Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • «Яңа Чишмә хәбәрләре»нә языл һәм электр иттарткычын от

    «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясе традицион призлар уйнатуны гамәлдәге язылу кампаниясендә дә үткәрәчәк.

     Барлыгы 20 приз уйнатылачак, төп приз даими иганәчебез - эшмәкәр Ринат Мухитовтан электр иттарткычы. Бүләкләр арасында шулай ук сәгатьләр, савыт-саба җыелмалары, хуҗалык товарлары һ. б. булачак.

    Призлар уйнатуда катнашу өчен, 2022 елның 6 аена «Яңа Чишмә хәбәрләре» («Шешминская новь») газетасына язылырга кирәк (почта аша яки редакциябездә). Язылу абонементларының күчермәләрен «Акция» тамгасы белән редакциягә түбәндәге адрес буенча җибәрергә (Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы, 102 нче йорт), яки безнең электрон почтага түбәндәге адреслар буенча sheshminskajanov@tatmedia.com;  sheshminskaja-nov.dir@ tatmedia.com; sheshminskaja-nov.buh@tatmedia. com юлларга кирәк.

    Барлык хатлар 2022 елның 21 гыйнварына кадәр кабул ителә. Призлар уйнату 2022 елның 28 гыйнварына планлаштырылган. Акциядә район газетасына 2021 елның 1 сентябреннән 25 декабренә кадәр язылган кешеләр катнаша алачак. Реклама
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: