Яңа Чишмә хуҗалыклары көн саен 70 тоннага якын сөт сата
Районның авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан һәр көнне 69 тонна сөт сатыла.
Югары майлылыкны исәпкә алып (3,7 %) зачет авырлыгында сөт сату 75 тоннага җитә.
2020 ел белән чагыштырганда сөт сату күләме 1 тоннага күбрәк (101 %). «Зубов А.В.» (147 %), «Савельев А. А.» (139 %), «Садыйков М. Х.» КФХларында (138 %) һәм башка кайбер хуҗалыкларда сөтне үткән елга караганда күбрәк саталар.
Сөтнең уртача бәясе 25,7 сум/кг тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 90 тиенгә артыграк.
Продукция сатудан кергән көндәлек керем 1,8 млн. сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев