Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасы Татарстан Экология министрлыгы Дипломы белән бүләкләнгән

Балалар бакчасы коллективы «ЭКОяз 2021» акциясендә җиңүче булган.

9 июньдә «Ландыш» балалар бакчасына, коллективны «ЭКОяз-2021» конкурсында җиңү белән котлап, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкиле килгән.

Балалар бакчасы коллективына җиңүче Дипломыннан тыш, үсемлекләрне һәм бөҗәкләрне өйрәнү буенча уен модуле тапшырылган.

Исегезгә төшерәбез, «ЭКОяз» акциясе Татарстан Республикасында ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр үткәрелә. Акция 6 ел давымында үтә.

Быел конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткән:

- «Иң яхшы балалар бакчасы»

- «Иң яхшы мәктәп»

- «Иң яхшы гаилә»

-«Иң яхшы предприятие»

-«Иң яхшы эко-ишегалды»

- «Иң яхшы муниципаль берәмлек»

«Иң яхшы балалар бакчасы» номинациясендә Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасы җиңүче дип танылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев