Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә мәктәпләрен тәмамлаучылар кайчан һәм кайда дәүләт имтиханнарын тапшырачаклар

Бу уку елында мәктәпләрдә 11 сыйныфны 52, ә 9 сыйныфны 125 укучы тәмамлый.

Хәзер алар өчен «кайнар» чор - төп (ТДИ) һәм бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) бара.

16 майдан 22 июньгә кадәр 9 сыйныф укучылары 11 фән буенча ТДИ тапшырачаклар.

26 майда 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен рус әдәбияты һәм химия буенча беренче дәүләт имтиханнары уза (бу фәннәрне Аксубайда 13 укучы тапшыра).

30 майда Яңа Чишмә урта мәктәбендә барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да (52 ) рус теле буенча имтихан тапшырачак.

2 һәм 3 июньдә биредә математика буенча сынаулар булачак (профиль һәм база дәрәҗәләре), шул исәптән профильне  - 27, ә базаны - 25 укучы тапшырачак.

6 июньдә Аксубайда 5 кеше тарих һәм 7 кеше  физика буенча имтихан бирәчәк.

9 июньдә  Яңа Чишмә урта мәктәбендә 21 кеше өчен җәмгыять белеме буенча имтихан көне.

14 һәм 20 июньдә  Аксубайда биология (12 кеше) һәм информатика (3 кеше) буенча имтиханнар үтәчәк.  

23 июньнән 2 июльгә кадәр авыру яисә башка җитди сәбәпләр аркасында БДИны график буенча тапшыра алмаучылар өчен резерв көннәре каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев