Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә Мәшгульлек үзәгенең 2020 елдагы эше турында

    Пандемия белән бәйле чикләүләр кертелү сәбәпле, 2020 елда күпләр үз эшен югалткан

    Мәшгульлек хезмәтенең 2020 елдагы эш нәтиҗәләре турында аның җитәкчесе Резедә Хөснуллина сөйләде.

    -2020 елда Мәшгульлек үзәгенә 373 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 152се эш белән тәэмин ителде, узган ел белән чагыштырганда эшкә урнаштырылган кешеләр саны 63,4% ка артты (2019 елда – 93 кеше). Халыкның аерым категорияләре буенча эшкә урнаштырылганнар: - пенсия алды яшендәге кешеләр - 11, инвалидлар - 5, элек эшләмәгәннәр - 42, озак “тәнәфестән” соң хезмәт эшчәнлеген яңартырга теләүчеләр - 10, күп балалы ата-аналар - 6 кеше.

    2021 елның 1 гыйнварына эшсез гражданнар саны 46 кеше тәшкил итә.

    Узган елның апреленнән эш эзләгән гражданнарны теркәүнең вакытлы кагыйдәләре гамәлдә. Хәзер Мәшгульлек үзәгендә дистанцион рәвештә теркәлергә мөмкин.

    Пенсия фонды, паспорт-виза хезмәте һәм салым инспекциясе белән ведомствоара хезмәттәшлек системасы аша без гражданинның хезмәт эшчәнлеге, аның яшәү урыны турында барлык мәгълүматларны да ала алабыз. Шул ук вакытта законнар нигезендә Мәшгульлек үзәге белгечләре белән ай саен хезмәттәшлек итү, эшкә юнәлешләр алу, эшкә урнашу факты турында мәгълүмат бирү һәм эшсезлек буенча законсыз алынган пособие өчен җаваплылык каралган.

    2020 елда эшсез дип танылган гражданнарга федераль бюджеттан билгеләнгән социаль түләүләрнең гомуми суммасы 8 млн 137 мең сум тәшкил иткән. Шулардан:

    - эшсезлек буенча пособие - 7 млн. 963 мең сум;

    - вакытлыча эшкә урнашу чорында күрсәтелгән матди ярдәм - 62 мең 162 сум;

    -  гражданнарны һөнәри укыту, белгечлекләре буенча яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү чорында күрсәтелгән матди ярдәм - 7 мең 500 сум;

    - гражданнар һөнәри әзерлек (укыту) үткән чорда түләнелгән стипендия - 122 мең 300 сум;

    - вакытыннан алда бирелгән пенсия - 45 мең 100 сум.

    Дәүләт дәрәҗәсендә эшсез гражданнарга ярдәм итү чаралары күрелде. Бу минималь пособие күләменең үсүе дә, балигъ булмаган балаларга өстәмә түләүләр дә, пособиеләр түләү чорын озайту да. Әлеге өстәмә чаралар 2020 елның 1 октябренә кадәр гамәлдә булды. Нәкъ менә алар рәсми эшсезлек үсешенең төп сәбәбе дә инде.

    Райондагы эш бирүчеләр Мәшгульлек хезмәтенә 437 вакансия (2019 елда - 759 вакансия) турында мәгълүмат бирде. Вакансияләр буенча уртача хезмәт хакы - 16 428 сум. Иң кирәкле һөнәрләр: төрле эшчеләр, механизатор, табиблар, фельдшерлар, бюджет учреждениеләре белгечләре, пешекче, сатучы.

    16 эшсез граждан өчен укулар үткәрелде. Алар «тракторчы» һөнәренә укыдылар.

    Пенсия алды яшендәге 16 граждан һәм декрет ялында булган 5 хатын-кыз «Өлкән буын» программасы буенча  укытылды. Укулар түбәндәге белгечлекләр буенча үткәрелде: сатып алулар буенча белгеч, машина йөртүче (“В” кат.), сиделка, экскурсовод - музей хезмәткәре.

    Бер эшсез граждан “косметология хезмәтләре” юнәлешендә  үзмәшгуль булып теркәлде һәм 145 мең 100 сум күләмендә финанс ярдәме алды.

    Безгә 6 инвалид мөрәҗәгать итте, шуларның 5се эшкә урнаштырылды. Районда барлыгы 334 инвалид бар, шуларның 88е эшли.

    2021 елга Мәшгульлек үзәгенең төп бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: 1. Эшсезлекнең эшче көчләргә карата 1,5% тан да артык үсүенә юл куймау. 2. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрдә исәптә торучы яшүсмерләрнең 85% ын эш белән тәэмин итү. 3. Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән пенсия яшендәге гражданнарны 35% тан да ким булмаган күләмдә эшкә урнаштыру.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: