Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә муниципаль район Советы утырышында лаеклыларны бүләкләделәр (фото)

Җирле үзидарә көнендә лаеклы муниципаль хезмәткәрләрне бүләкләделәр

21 апрельдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды, анда берничә мөһим мәсьәлә каралды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты, «ТНП-Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры Шамил Яһудин катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан Вячеслав Козлов барлык депутатларны, җирле үзидарә органнары ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, иминлек, сәламәтлек һәм районыбызның зур киләчәге хакына яңа уңышларга ирешүләрен теләде.

«Балалар сәламәтлеге, мәгариф учреждениеләрендә физкультура һәм спортны үстерү» программасын гамәлгә ашыру дип аталган көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина чыгыш ясады.

Ул районның белем бирү учреждениеләрендә сәламәтлекне саклау мохитен формалаштыру өчен шартлар тудыруга күпкырлы эшләр үткәрелүен, мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген саклау өлешендә таләпләрнең үтәлүен билгеләп үтте. Балаларның барысы да (100%) кайнар ризык белән тәэмин ителгән, аларның күбесе физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. Әмма спорт инвентарьлары белән тәэмин итү, мәктәпләрдә иске парталарны алыштыру һәм район торак пунктларыннан балаларны район үзәгенең спорт-сәламәтләндерү объектларына алып килү буенча проблемалы мәсьәләләр дә бар.

- Балаларның сәламәтлеге - гомуммилли проблема, аларның кайбер авырулары тумыштан түгел, ә үзеннән - үзе барлыкка килгән (сколиоз, яссытабанлылык). Әйтик, апрель аенда медицина комиссиясен узган 160 егетнең 20се генә тулысынча сәламәт булып чыккан. Безгә барыбызга да балаларның компьютерларга, телефоннарга, телевизорларга юнәлдерелгән игътибарларын спорт мәйданчыкларында һәм спорт залларында физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Коррупциянең торышы, аны киметү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар һәм 2021 елга бу юнәлештәге бурычлар турында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Ирина Лобачева сөйләде.

Аннары депутатлар Анна Бутинаның районда ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү турындагы мәгълүматын тыңладылар, кайбер норматив-хокукый актларны карарлар белән расладылар, Иҗтимагый совет, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составларына үзгәрешләр керттеләр.

Утырыш ахырында Вячеслав Козлов учреждениеләрнең һәм оешмаларның иң яхшы хезмәткәрләренә, җирле үзидарә органнары ветераннарына бүләкләр тапшырды.

«Җирле үзидарәне үстерү өчен» медале белән Акбүре һәм Буревестник АҖ башлыклары Җәүдәт Җәләлетдинов һәм Иван Улитиннар бүләкләнде.

Шахмай АҖ башкарма комитеты секретаре Гөлназ Нуруллина, Тубылгытау АҖ башкарма комитеты бухгалтеры Альбина Хәлиуллина һәм Зирекле АҖ башкарма комитеты бухгалтеры Гөлсинә Хөснетдиноваларга РФ Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Яңа Чишмә АҖ хисапчысы Җәмилә Шәяхмәтова ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ТР муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасы белән Гөлназ Нуруллина, ә Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов, район Советы депутаты Гомәр Сөләйманов һәм район Советының машина йөртүчесе Сергей Гульковлар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попковага, Мәшгульлек үзәге директоры Резедә Хөснуллинага район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Берничә чакырылыш депутатлары Федор Бурчин, Харис Хөсәенов, Алексей Иванов, Сергей Мироновлар район башлыгының Рәхмәт хатлары белән  бүләкләнде.

Мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Ильвира Танатаровага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Бу көнне туган көннәрен билгеләп үткән Александр Еронтьев, Наталья Ведякина һәм Илсөяр Дәүләтшиналарга район башлыгы чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.

Бүләкләнүчеләрнең барлык фотоларын безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз.

Вячеслав Козлов Гөлназ Нуруллинаны бүләкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев