Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә район Советы утырышында бюджет мәсьәләләре каралды

Совет утырышының төп мәсьәләләре бюджет трансфертлары кагыйдәләре иде.

Яңа Чишмә муниципаль район Советының 62 нче утырышында бюджетара трансфертлар мәсьәләләре каралды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча район башлыгы урынбасары Надежда Попкова чыгыш ясады. Ул районның участок сайлау комиссияләре составына - киткән 7 кеше урынына яңа кандидатуралар тәкъдим итте. Депутатлар карарны расладылар.
Районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Елена Тухтаманова бюджетара трансфертлар бирү һәм бюджет тәэмин ителеше буенча карар проектлары белән чыгыш ясады. Карарлар бертавыштан расланды.
Район башлыгы ярдәмчесе Ирина Лобачева район Советы каршында Яшьләр парламентын оештыру инициативасы белән чыгыш ясады. Инициатива депутатлар тарафыннан хупланды. Яшьләр парламентлары яшьләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда актив катнашу, шулай ук яшь парламентарийлар утырышларында яшьләр сәясәте буенча проблемалы мәсьәләләрне күтәрү өчен оештырыла.
Шуның белән Совет утырышы үз эшен төгәлләде. Ул видеоконференция режимында узды (депутатлар – авыл җирлекләре башлыклары урыннарда иде). Йомгаклау утырышы сентябрь башында узачак. Анда 5 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалачак.
Ә яңа чакырылыш депутатлары сентябрьдә узачак сайлауларда сайланачак. Исегезгә төшерәбез, сайлаулар 2020 елның 11, 12 һәм 13 сентябрендә узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев