Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында ашлама запасы шактый тулыланган

    Соңгы атнада районның авыл хуҗалыгы оешмалары минераль ашламалар запасын шактый тулыландырган.

    Физик авырлыкта 9000 тонна ашлама тупланган, шул исәптән 3000 тонна – катлаулы ашлама һәм 6000 тонна аммиак селитрасы.

    Район буенча 2 мартка 1 гектарга тәэсир итүче матдә исәбеннән (т.и.м.) 47,6 килограммнан артык ашлама бар.

    «Чистай» а/ф-да - 359 кг/га (т.и.м.), «Козлова М.И КФХда - 161 кг/га (т.и.м.), «Аксу-Агро» ҖЧҖдә - 104 кг/га (т.и.м.), «Садыйков М.Х.» КФХда - 59 кг/га (т.и.м.), «Козлов А.Е.», «Козлов В. А.», «Скоков Н. А.», «Зубов А.В.» КФХларында ашламалар запасы яхшы - 45-52 кг/га (т.и.м.), калган хуҗалыкларда әлегә ашлама җитәрлек түгел.

    Югарыда атап үтелгән хуҗалыклар, өстәмә рәвештә ашламалар сатып алу өчен, 1 гектар чәчүлек мәйданына 500 сум исәбеннән субсидияләр алачаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: