Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында техника яңартыла

Соңгы елларда районның авыл хуҗалыгы оешмалары үз техникасын яңартуга җитди игътибар белән карыйлар.

Һәм менә 2020 елда да хуҗалыклар 160 млн. сумга яңа техника сатып алганнар.

«Козлова М.И.» КФХда техниканы шактый яңартканнар - энергия куәтле яңа трактор, «Амазон» чәчү комплексы, «Акрос-550» комбайны, «Туман-2» үзйөрешле сиптергеч сатып алынган (барлыгы 32 млн. сумнан артык).

«Садыйков М.Х.» һәм «Зубов А. В.» КФХлары - яңа БТЗ тракторлары, «Скоков Н. А.» КФХ - ике «Нива-Нова» комбайны һәм «Дон - 680» азык җыю комбайны, «Гарифуллин И. И.» КФХ - яңа «Нива - эффект» комбайны, «Козлов В. А.» һәм «Козлов А. Е.» КФХлары - «Нью - Холланд» тракторы һәм азык таратучы машина, «Архангельское» КФХ - «Нива-Нова» комбайны, БТЗ һәм К-725 тракторлары, «Агро-Основа» ҖЧҖ  ике «К-722» тракторы һәм ике «Феат» чәчү комплексы, Александр Карпов - ике «ДжонДир» комбайны һ. б. сатып алганнар.

Быел исә «Нурхамәтов З.М.» һәм «Козлова М. И.» КФХлары 15 млн. сумнан артык суммага яңа комбайннар сатып алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев