Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында техниканың чәчүгә әзерлеген тикшерделәр

Район хуҗалыкларында чәчү алдыннан техниканы комиссия тикшерде

7 апрельдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов җитәкчелегендәге компетентлы комиссия район хуҗалыкларында тракторларның һәм авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде. Комиссия белән бергә техниканың әзерлеген район башлыгы Вячеслав Козлов та карады.

Комиссия үз эшен «Козлова М.И.» КФХдан башлады, анда төрле маркадагы 30га якын трактор, шул исәптән «чит ил машиналары» да әзерлек сызыгына тезелгән иде.

-2020-2021 елларда техника паркы шактый яңартылды, 50 млн. сумнан артык суммага комбайннар, куәтле тракторлар сатып алынды. Барлык техникага кадрлар сайлап алынган, чәчү вакытында проблемалар булырга тиеш түгел,- диде КФХ җитәкчесе Николай Козлов.

Вячеслав Козлов һәм Рафаэль Фәттаховлар әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Барлык техника тиешенчә ремонтланган һәм буялган, әйтерсең лә, завод конвейерыннан гына төшкән.

Комиссия әгъзалары эш барышында КФХның матди-техник һәм ремонт базалары, ындыр табакларының һәм орлык фондының торышы, минераль ашламалар кайтару белән таныштылар. Министр урынбасары Рафаэль Фәттахов механизаторларны язгы-кыр эшләрен башкарганда куела торган заманча таләпләр һәм куркынычсызлык чаралары белән таныштырды. Район башлыгы Вячеслав Козлов үз чыгышында чәчү эшләре чорында биш көнлек эш нәтиҗәләре буенча механизаторларга матди ярдәм күрсәтү формалары, районда тупланган минераль ашламалар күләме турында сөйләде.

Аннары комиссия үз эшен «Скоков Н.А.» КФХда дәвам итте, анда да шулай ук яхшы итеп әзерләнгән һәм буялган тракторлар рәткә тезеп куелган. Техниканың язгы-кыр эшләренә әзерлеген кабул итү еллык техник карауның алдан расланган графигы белән туры килү сәбәпле, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге начальнигы Рәис Хисмәтуллин һәр тракторның техник торышын җентекләп тикшерде, шулай ук ул беренчел янгын сүндерү чаралары һәм медицина аптечкалары белән тәэмин ителүне, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмауны тикшерде, ТР буенча үзйөрешле машиналар катнашындагы ЮТҺлар статистикасы белән таныштырды. Тракторларны тикшерү вакытында министр урынбасары Рафаэль Фәттахов 1982 елда ук чыгарылган МТЗ тракторын кабызып җибәрде һәм техниканың сыйфатлы әзерләнүенә үзе дә инанды.

Комиссия шулай ук «Закрома» ҖЧҖдә, «Агро-Основа» ҖЧҖ бүлекчәләрендә һәм башка авыл хуҗалыгы оешмаларында техниканы, агрегатларны тикшерде һәм әзерлекне оптималь срокларда башкаруларын югары бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев