Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы командасы «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының икенче этабына үткән

Тамаша 16 ноябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында узган.

«Әйдә, ШаяРТ» Татар КВН лигасы - заманча телевизион форматтагы юмористик шоу. Быел исә ул 26 тапкыр үткән. Бәйгене ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм ТР КВН оештырган.

Фестивальгә төрле районнардан һәм регионнардан 21 команда килгән. Яңа Чишмә районының данын «Биш XL» командасында тупланган Чаллы Башы, Шахмай, Тубылгы Тау, Акъяр авылларының мәдәният хезмәткәрләре яклаган. Бу Миләүшә Халикова, Илсөяр Дәүләтшина, Айгөл Вафина, Гөлнара Сәлахова, Гөлфәния Ганиева.

Командалар икенче турга чыгар өчен барлык жюри әгъзалары елмайган смайлик күтәрергә тиеш булган һәм уен нәтиҗәләре буенча безнең команда 5 елмайган смайлик җыйган. Шулай итеп, конкурска килгән 21 команданың 18е икенче турга үткән, алар арасында «Биш XL» дә! Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев