Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы мәдәният хезмәткәрләренә эшне активлаштырырга кирәк

Район мәдәният хезмәткәрләре агымдагы елның 4 ае эшенә йомгак ясады. Яңа Чишмә РМЙда киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе Галина Носова узган киңәшмә беркетмәсенең үтәлеше турында мәгълүмат бирде. Аның барлык пунктлары да, нигездә, үтәлгән.
Бу елның 4 аенда клуб-ял учреждениеләренең эше турында ҮКС директоры Валентина Семеняк җентекләп сөйләде.
Шушы вакыт эчендә 900дән артык төрле чара үткәрелгән, анда 24,3 мең кеше катнашкан. 810 чара онлайн-режимда үткәрелгән, анда исә 28,9 мең кеше катнашкан.
2022 елның 1 кварталында билетлар сатудан һәм уртак чаралардан 126,6 мең сум акча кергән, бу муниципаль биремнең 117%ын тәшкил итә.
Районның ҮКС базасында барлыгы 129 клуб оешмасы эшли, аларда 1000нән артык кеше шөгыльләнә. Мәдәният учреждениеләрендә бәйрәмнәргә, истәлекле даталарга багышланган төрле конкурслар һәм чаралар үткәрелә.
Чыгыш ясаучы тарафыннан иң яхшы клублар арасында Архангел Бистәсе, Ленино, Чуаш Чабаксары, Черемухово, Чаллы Башы, Чертуш авылларының мәдәният йортлары аталды. Соңгы вакытта РМЙның эшендә дә уңай якка сизелерлек үзгәрешләр күзәтелә. Калган мәдәният учакларына үз эшчәнлеген активлаштырырга һәм яхшыртырга кирәк.
Халыкка күрсәтелә торган мәдәни хезмәтләргә кино да керә. Шунысын әйтергә кирәк, безнең район кинозалы тотрыклы эшли. 4 айда анда 186 киносеанс булган, анда 865 тамашачы килгән, шул исәптән 150 мең сум тирәсе акча эшләнгән, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән күбрәк. Шулай ук 700 кеше катнашында 56 күчмә киносеанс үткәрелгән, 13 мең сумга якын акча тупланган.
«Пушкин картасы» федераль милли проекты буенча 15 чара үткәрелгән, 88,5 мең сум акча кергән. Бу программа буенча Чаллы Башы һәм Чертуш АМЙлары актив эшләгән, алар күрше районнарда да булганнар.

Үткәрелә торган мастер-класслар саны да арта, ҮКСнең яңалыклар урнаштыру өчен үз сайты барлыкка килгән.
Үзәк клуб системасы грантлар алу өчен 9 проект булдырган һәм тикшерүгә җибәргән, нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.
Клуб учреждениеләре тарафыннан территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча да байтак эшләр башкарыла, хәзер бар җирдә дә чәчәкләр утырталар һәм клумбаларны матурлыйлар, барлыгы 6 мең чәчәк утыртылачак.
Киңәшмәдә шулай ук Үзәк китапханәләр системасы директоры урынбасары Татьяна Малинова һәм Зирекле музее директоры Лидия Лотфуллинаның чыгышлары да тыңланды.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Ринат Фәсахов мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла торган зур эшләр турында сөйләде һәм алдагы периодка да бурычлар билгеләде. Болар - Сабантуйга әзерлек, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшен дәвам итү, клубларда һәм мәдәният йортларында косметик ремонт ясау, җәйге чорда балалар өчен уен мәйданчыкларында эшләү, кичке вакытта паркларда бию буенча мастер-класслар уздыру, механизаторлар һәм терлекчеләр алдында агитбригадалар тарафыннан чыгыш ясау, булдырылган сайтларны популярлаштыру һ.б. Район башкарма комитеты җитәкчесе тыл хезмәтчәннәрен шефлыкка алу кирәклеге турында аерым билгеләп үтте. «Бу Җиңү көне алдыннан гына түгел, ә ел дәвамында гамәлгә ашырылырга тиеш», - диде ул.
Киңәшмә ахырында район чараларын үткәрү вакытында аеруча зур уңышларга ирешкән мәдәният хезмәткәрләренә Мактау грамоталары тапшырдылар һәм аларны кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев