Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районы мәктәпләре Казан ярминкәсендә

    25 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркында мәгариф учреждениеләренең традицион республика ярминкәсе узды.

    Безнең районнан ярминкә үткәрүдә Ленино мәктәбе һәм Зирекле лицее җаваплы дип билгеләнгән иде.

    Ярминкәдә район мәктәпләре участокларында үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе, шулай ук техник һәм декоратив-гамәли иҗат (бәйләү, тегү, тимерчелек, кулинария) буенча төрле эшләнмәләр һәм кул эшләнмәләре сатылган. Барлыгы 27,5 мең сумлык продукция сатылган.

    ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф учреждениеләренә ярминкәне оештыруда һәм үткәрүдә актив ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдергән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: