Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырылган

    20 майда Яңа Чишмә район мәктәпләре директорларына тантаналы шартларда 161 яңа ноутбук тапшырылган.

    Республика мәктәпләрендә ноутбукларны яңарту буенча тиңдәшсез программа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Ак Барс банк тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлдерелгән.
    Педагоглар алдында чыгыш ясаганда, район башлыгы Вячеслав Козлов республикада мәгълүмати технологияләрне үстерүгә зур игътибар бирелүен, ә район педагогларына тапшырылган ноутбуклар - мәгариф тармагында уңышлы эшләү өчен бик яхшы бүләк, дип билгеләп үткән. 
    Ноутбукларны педагогларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, Яңа Чишмә районында Ак Барс Банкның сату офисы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ирина Козлова тапшырган.
    Районның башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Анна Бутина банкка хәйрия ярдәме өчен рәхмәт белдергәннәр. 
    «Техниканы яңартулары бик шәп. Элекке ноутбуклар инде искерде, хәзер безгә җиңелрәк булачак, һәм уку процессы тизрәк барачак»,- дигән Яңа Чишмә гимназиясенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Ирина Ермолаева.
    Ак Барс Банк цифрлаштыру елында Татарстан мәктәпләренә барлыгы 12 мең ноутбук тапшырачак.

     

     

     

    Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: