Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы юл төзүчеләре үз бәйрәмнәрен яхшы күрсәткечләр белән каршылый

Юл төзүчеләр ярдәме белән юл-урам челтәрләренең торышы елдан-ел яхшыра бара.

«Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә участогы хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган эшләр күләме елдан-ел арта бара. Аларның һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без участок начальнигы Динар Әхмәтшин белән очраштык һәм участок эшчәнлеге турында тулырак мәгълүмат бирүен үтендек.

 -Быел торак пунктларда юллар төзү, юлурамнарны төзекләндерү буенча шактый эшләр башкарылды инде, - дип билгеләп үтте ул. - Ремонттөзелеш эшләренә сарыф ителәчәк акчаларның гомуми күләме 380 млн. сумнан артык, юлларны карап тотуга 60 млн. сум каралган.

- Төп проектлар булып, мөгаен, Архангел һәм Черемухово Бистәләренә кадәр булган юлларда ремонт эшләрен тәмамлау торадыр?

-Әйе, нәкъ шулай. Архангел Бистәсенә кадәр булган 7 км озынлыктагы юл эшләрен тулысынча төгәлләдек. Агымдагы елда бу максатларга 141 млн. сум, ә гомуми алганда 346 млн. сум акча китте. Черемухово Бистәсенә кадәрге юлга асфальтбетон капламының беренче каты җәелде, моңа 190 млн.сум акча тотылды. Киләсе елда без капламның икенче катын җәюне тулысынча төгәлләргә тиешбез.

- Тагын нинди эшләр башкарылды?

- Шөкер, быелгы коры җәй күп эшләр башкарырга мөмкинлек бирде. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль программасы буенча Яңа Чишмә - Андреевка - Новотроицкое юлының 2.3 километры төзекләндерелде. Вак таш-комлы катнашма (ВТКК) социаль программасы буенча 20 млн. сумлык эш башкарылды. Монда Екатерина Бистәсендә (525 м), Чаллы Башы (485 м) һәм Благодаровка авыллары (840 м) урамнарына ВТКК җәю керә. Гамәлдәге асфальт юлларны ремонтлау программасы буенча 1130 метр озынлыктагы Яр буе, Ленин, Гагарин урамнары ремонтланды. Моның өчен 15 млн. сум акча сарыф ителде. Җирле бюджет акчасына (якынча 17 млн. сум) Зирекле, Шахмай авылларында һәм район үзәгендәге юллар ремонтланды (барлыгы 1 километр).

 - Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Безнең районда быел күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү төгәлләнде. Сез төзекләндерүдә катнаштыгызмы, нәрсәләр эшләнде?

- Быел без сигез ишегалдын төзекләндердек. Шуларның дүртесе - Яңа Чишмәдә (Завод һәм Май урамнары, Ленин урамы буенча урнашкан 19 «а» һәм 46 нчы йортлар), Красный Октябрьдә (2), Екатерина һәм Черемухово Бистәләрендә (1әр).

Элеге эшләргә җәлеп ителгән акчаның күләме 17 млн.сум. Без ишегаллары территориясенә асфальт җәйдек, бордюрлар урнаштырдык, балалар мәйданчыкларын төзекләндереп, урам яктырткычлары куйдык һ. б.

 -Авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына урамнарга вак таш – комлы катнашма җәю каралган, бу эш кайда башкарылган?

-Әлеге эшләр Чуаш Чабаксары, Екатерина, Волчья Бистәләрендә, Яңа Иванаево һәм Акбүредә башкарылды, тик бу ВТКК түшәү түгел, ә вак таш белән генә.

- Динар Фаилевич, юлларны карап тотуга 60 млн.сум акча каралган. Бу юнәлештә нинди эшләр башкарыла?

-Без даими рәвештә юл кырыйларын һәм кюветларны чүп үләннәреннән арындырабыз, язын һәм көзен суүткәрү торбаларын чистартабыз. Шушы акчаларга Горшково һәм Тубылгы Тау авылларының керү юлларына асфальт түшәлде.

- Коллективта ничә кеше хезмәт куя, эшләү өчен бөтен шартлар тудырылганмы, хезмәт хакы нинди?

- Безнең коллективта 165 кеше эшли, шул исәптән 18 инженер-техник хезмәткәр. Нигездә, алар барысы да Яңа Чишмә районында яшәүчеләр. Шартлар яхшы, ашханә, душ бүлмәләре эшли, тулай торак бар. Хезмәт хакы тотрыклы, намус белән эшләүче шоферлар һәм механизаторлар җәйге сезонда аена 85-90 мең сум акча алалар.

Хезмәткәрләребезнең күбесе үз эшләрен тырышып, намус белән башкаралар. Бүген Алексеевскида һөнәри бәйрәмебез уңаеннан тантаналы чара узачак. Яңа Чишмә районы башлыгының Мактау грамоталары машина йөртүчеләр Николай Роднинга, Алексей Фомичевка һәм ваклагыч җайланма операторы Евгений Мокеевка тапшырылачак. Шулай ук кадрлар бүлеге инспекторы Галина Обляхова, экскаваторчы Александр Стариков, электр белән эретеп ябыштыручы Хәсән Юнысов, шоферлар Фәргат Шәрипов, Владимир Пигашов, Сергей Скворцов, Сергей Кирюшов, юл эшчеләре Дмитрий Сапарев һәм Иван Кокалинның намуслы хезмәте дә билгеләп үтеләчәк.

Безнең ремонт бригадалары районда гына түгел, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Казанга да барып эшлиләр.

-Кышкы чорда юлларны карап тотуга әзерлек нинди?

- Үткән елларда кышын юлларны карап тоту буенча проблемалар юк иде, киләсе елда да булмас дип уйлыйм. 20гә якын махсус техника берәмлеге (8 отваллы КамАЗ, 4 автогрейдер, 4 отваллы һәм роторлы МТЗ-82, 2 К-701 тракторлары һ.б.) кышка әзер инде. 9600 тонна ПСС (ком һәм тоз катнашмасы) һәм 500 тонна тоз әзерләнде. Кирәк булса, тәүлек әйләнәсе эшләячәкбез.

-Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт, барлык юл төзүчеләрне бәйрәм белән котлыйм, нык сәламәтлек, иминлек һәм чиста юллар телим!

- Рәхмәт!

 

Фоторәсемдә: экскаваторчы Александр Стариков, шоферлар Сергей Кирюшов, Николай Роднин, Фәргат Шәрипов һәм ваклагыч җайланма операторы Евгений Мокеев. Д.Әхмәтшин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X