Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районы юлларында ЮХКен тупас бозуның 4 очрагы ачыкланган

    Яңа Чишмә ЭЭБнең дәүләт автоинспекциясе «Каршы полоса» профилактик чарасына йомгак ясаган.

    Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция өлкән лейтенанты Раил Шәфигуллин 24 июньнән 3 июльгә кадәр үткәрелгән «Каршы полоса» профилактик чарасы кысаларында район юлларында рөхсәт ителмәгән урында транспорт чараларын узып китүгә кагылышлы ЮХКен бозуның 4 очрагы ачыкланды, дип хәбәр итә. 
    «Юлның рөхсәт ителмәгән участогында каршы як полосага чыгу бик авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
    Шуңа күрә бүгенгесе көндә машина йөртүчегә каршы як полосага чыккан өчен административ штраф (5000 сум) яки 4-6 айга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнергә мөмкин», - диде Р. Шәфигуллин.

    Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: