Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында 15 гыйнвардан «Кар автомобиле - 2021» операциясенең икенче этабы башлана

Гостехнадзор органнары тарафыннан үткәрелә торган тикшерүләр юлдан читтә йөрүче мототранспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу турында сөйли.

«Кар автомобиле -2021» операциясенең икенче этабы Татарстан Республикасы буенча Гостехнадзор идарәсе боерыгы нигезендә үткәрелә. Ул 15 гыйнварда башлана һәм 2021 елның 21 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк, - ди Гостехнадзорның Яңа Чишмә районы бүлеге башлыгы Рәис Хисмәтуллин.

Кайбер милекчеләр тарафыннан юлдан читтә йөрүче мототранспорт чаралары билгеләнгән срокта теркәлми, еллык техник карау узмыйча, идарә итү өчен тиешле категориягә ия булмаган килеш файдаланыла. Әйтик, 2020 елның 7-26 декабрендә район территориясендә үткәрелгән «Кар автомобиле» операциясенең беренче этабында төрле хокук бозулар өчен алты вазыйфаи һәм физик зат административ җаваплылыкка тартылган. Операция барышында шулай ук ТР буенча Гостехнадзор идарәсе, ЮХИДИ бүлеге, аучылык хезмәтләре хезмәткәрләре һәм полициянең участок уполномоченныйлары катнашында рейдлар планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X