Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында 15 универсаль спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылган

13 торак пунктта мәйданчыклар төзүгә 36,5 млн. сумга якын акча тотылган.

«Яңа Чишмә муниципаль районы 2013-2020 елларда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасында актив катнашты. - Бүгенгесе көндә район территориясендә 36 млн. 453 мең сумлык 15 универсаль спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды, - дип билгеләп үтте  атналык киңәшмәдә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Нәзирә Кашапова.

Физик культура һәм спорт белән (баскетбол, волейбол, футбол), шулай ук урам тренажерларында шөгыльләнү өчен махсуслаштырылган спорт мәйданчыклары (спорт корылмалары) - Ленино, Шахмай, Черемухово, Архангел, Зирекле, Чабаксар, Әдәмсә, Акбүре, Тубылгы Тау, Петропавел, Красный Октябрь, Екатерина авыл җирлекләрендә (берәр) һәм  Яңа Чишмәдә (өч) урнаштырылган.

Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, барлык спорт объектлары аларны тиешле хәлдә тоту максатыннан белем бирү учреждениеләренә һәм районның спорт мәктәбенә беркетелгән.

«Барлык мәйданчыклар да, нигездә, яхшы хәлдә, алар халык өчен ачык, анда  мәктәп укучылары, студентлар өчен физик культура һәм спорт буенча даими дәресләр,  спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен тренировкалар, шулай ук дәрестән тыш шөгыльләр үткәрелә. Ирекле график буенча күп кенә җирле халык та шөгыльләнә.

Шуны  да әйтергә кирәк, 2016 елдан алып 2021 елга кадәр төзелгән 8 мәйданчыкта кимчелекләр ачыкланды. 2020 елның 16 апрелендә «Татлизинг» подрядчысына кимчелекләрне контракт нигезендә бетерүне сорап башкарма комитет җитәкчесе исеменнән хат җибәрелде. Өч торак пунктта: Шахмай, Яңа Чишмә (Ленин ур.) һәм Черемухово Бистәсендә гарантия срогы 2017 елда чыкты. Архангел һәм Петропавел, Әдәмсә, Красный Октябрь, Яңа Чишмә (Заливная ур.) авыл җирлекләрендәге биш мәйданчыкны подрядчы 2020 елның 30 нчы маеннан да соңга калмыйча ремонтларга вәгъдә бирде, әмма хәзергесе вакытта җитешсезлекләр бары тик өч очракта гына бетерелгән. Район башлыгы Вячеслав Козлов имзалаган хат быел подрядчыга кабат юлланды».

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча масштаблы проект 2013 елда Татарстан Республикасы Президенты һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе ярдәме белән башланып китте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X