Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында 18 янгын булган

2021 елның 15 августыннан 2022 елның 15 августына кадәр Яңа Чишмә районында 18 янгын чыккан, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 14 очракка кимрәк.

18 янгынның 8 очрагы шәхси секторга карый һәм 10сы - коры үлән һәм чүп-чар яну.

Янгыннар Яңа Чишмә, Тубылгы Тау, Черемухово, Волчья Бистәләре, Красный Октябрь, Акъяр кебек торак пунктларда булган.

Янгыннарның килеп чыгу сәбәпләрен анализлау күрсәткәнчә, иң күбе – ут белән саксыз эш итү һәм электр җиһазны монтажлау, техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, шулай ук кыска ялганыш.

- Бәхеткә, янгыннарда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр булмады, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында район хакимиятендә узган атналык планеркада янгын күзәтчелегенең өлкән инспекторы Александр Завалишин.

Ул шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф санкцияләре каралуын искәртте. Физик затлар өчен - 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен - 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен - 300 меңнән 400 мең сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев