Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында 2020 елда булган әһәмиятле вакыйгалар

2020 ел Россиядә Хәтер һәм Дан елы, Татарстанда ТАССРның оешуына 100 ел тулу елы дип игълан ителде

4 гыйнварда Яңа Чишмә ЗАГС бинасында 2020 елның беренче яшь парлары Айрат һәм Ландыш Хәсәновларга «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды

Февральдә Яңа Чишмә БСМнең «Родничок» ансамбле «Сандугач сайрар ил» фестивалендә 1 дәрәҗә диплом һәм акчалата сертификатка ия булды

19 февральдә ЗАГСта тыл ветераннарына «Җиңүнең 75 еллыгына» медальләрен тапшыру тантанасы узды

Февральдә авыл җирлекләрендә яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан биш кешегә һәм тыл хезмәтчәннәренә өйләренә барып «Җиңүнең 75 еллыгы» медальләре тапшырылды

29 февральдә Яңа Чишмәдә Май чабу бәйрәме узды

5 мартта якташыбыз, Советлар Союзы Герое Борис Чекинга 98 яшь тулган булыр иде

Мартта фермер Айрат Шакиров республика конкурсының «ТРның иң яхшы КФХ башлыгы» номинациясендә призер булды

10 марттан 14енә кадәр спорт мәктәбенең яшь боксчылары бокс буенча ТР Беренчелегендә «алтын» һәм «көмеш» яуладылар

Мәктәпләрдә язгы каникуллар пандемия аркасында 19 марттан иртәрәк башланды

Март уртасыннан барлык массакүләм, мәдәни һәм спорт чаралары гамәлдән чыгарылды

Март ахырыннан волонтерлар тарафыннан өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар китерү башланды

30 марттан Татарстанда үзизоляция режимы кертелде

Апрель башында эшмәкәр Шәүкәт Сабиров гаиләсе районга 2000 битлек бүләк итте

8 апрельдән мәктәпләрдә дистанцион укыту кертелде

15 апрельдә Акбүре авылында яшәүче районның иң өлкән кешесе - Әдия Шәйхетдиновага 97 яшь тулды

Апрельдә «Татарстанның 100 бренды» бәйгесендә «57 нче номерлы татар ат заводы» Яңа Чишмә районы бренды дип танылды

ТР Президенты йөкләмәсе буенча аз керемле гаиләләрдәге мәктәп укучыларына планшетлар тапшырылды: райондагы 11 укучыга

Апрель ахырында, коронавирус аркасында гамәлдән чыгарылган районара автобус маршрутлары кабат ачылды

Апрельдә чертушлылар «Татар авылы» республика конкурсы призерлары булды

27 апрельдән өлкәннәр өчен Интернат-йорт бер айга карантинга ябылды

Апрельдә район эшмәкәрләре медицина хезмәткәрләренә хәйрия ярдәме күрсәтте

Май башында Яңа Чишмәгә «Ярдәм янәшә» хәйрия ярдәменең беренче партиясе кайтты

9 майда һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл янында зур булмаган митинг узды һәм Советлар Союзы Герое Борис Чекинга бронза бюст ачылды

12 майдан районда балалар бакчалары гадәти режимда эшли башлады, аз комплектлы мәктәпләрдә дәресләр үткәрелде

Районда «Хәтер бакчалары» акциясе старт алды

Майда Тубылгытау мәдәният йорты ТР АМО һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча грант отты

27 майда район гаилә династияләрен хөрмәтләп ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтте

1 июньнән Татарстанда 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум акча түләнә башлады.

4 июньдә Татарстанда онлайн-Сабантуй үтте

Россия көне алдыннан ЗАГСта Сабантуй үткәрмәү сәбәпле, бүләкләнмәгән җитештерү алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы булды

Җиңү көненә карата Зирекле музеенда Җиңүнең 75 еллыгына экспозицияләр яңартылды

Июньдә Чуаш Чабаксарында грант акчасына «Юбилей» паркы төзекләндерелде

1 июльдән «Факел» сәламәтләндерү лагеры ачылды

Июльдә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 12 ишегалды территориясен төзекләндерү башланды

2020 елда Яңа Чишмә - Черемухово Бистәсе юлын ремонтлауга республика тарафыннан 80 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Июльдә юлчылар эшкә кереште

8 июльдә Яңа Чишмә ЗАГСында юбиляр - гаиләләрне хөрмәтләү чарасы булып узды

15 июльдән Татарстанда җәмәгать туклануы объектлары эше рөхсәт ителде

20 июльдә районның чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшыруны төгәлләделәр, тугызынчы сыйныф укучылары өчен ТДИ гамәлдән чыгарылды

Июльдә Чертуш АМЙ һәм туган якны өйрәнү музее иң яхшы мәдәният учреждениеләре буларак 100әр мең сум премия алдылар

28 июльдә редакциядә «ЯЧХ»гә актив язылучылар арасында онлайн рәвештә призлар уйнатылды. Төп призны Акъярдан  Илгизәр Гайнуллин отты

«Аҗаган» клубы республика конкурсында «Чиксез спорт» номинациясендә җиңүче булды

Август ахырында район мәктәпләренә республикадан ике яңа автобус кайтты

19 августта ял паркында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә багышланган чара булып узды

12 августтан 18енә кадәр Зирекле музее Мәскәүдә ТАССРның 100 еллыгына багышланган Татар мәдәнияте күргәзмәсендә катнашты

25 августта Яңа Чишмәдә якташыбыз, Советлар Союзы Герое Федор Савельевка бронза бюст ачылды

25 августта район үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын каршылау һәм педагогларның август киңәшмәсе узды

Август ахырында Ленинодан Демидовлар гаиләсе Татарстан Президенты тарафыннан иң яхшы гаиләләрне тантаналы кабул итүдә катнашты

29 августта Акъярда мәчет төзелешенә беренче таш салынды

30 августта Республика көнендә район үзәгендә дүрт юбилей билгеләп үтелде

1 сентябрьдә районда беренче сыйныфка укырга баручы 140 балага беренче кыңгырау чыңлады

4 сентябрьдә район Советы утырышында өченче чакырылыш депутатлары үз эшләрен төгәлләделәр

Сентябрьдә 2 нче яртыеллыкка язылу нәтиҗәләре өчен өч хат ташучыга «ЯЧХ»дан бүләкләр тапшырылды

Гимназияне тәмамлаган Никита Кузнецов Мәскәү олимпия резервы училищесына укырга керде

Балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган Анастасия Семенова ГИТИСка укырга керде

11-13 сентябрьдә яңачишмәлеләр ТР Президенты сайлауларында катнаштылар

21 сентябрьдә Әлмәт техникумы студенты Рафис Әбдрәфыйков WorldSkills чемпионатында 3 урынны яулады

25 сентябрьдә район Советының беренче оештыру утырышында район башлыгы итеп Вячеслав Козлов сайланды

Сентябрьдә район үзәгендә «Көнбатыш» микрорайонында һәм ЗАГС бүлеге янында 500дән артык агач утыртылды

Өч авыл җирлеге (Әдәмсә, Ленино, Акъяр) 1,5 млн. сумлык республика грантларын отты

БСМнең «Родничок» ансамбле Казанда «Созвездие-Йолдызлык 2020» финалында 1 урынны яулады

3 октябрьдә һәм 17 сендә Яңа Чишмәдә беренче көзге ярминкәләр узды

19 октябрьдә Яңа Чишмә Интернат-йорты янә карантинга китте

Яңа Чишмә районының 12 проекты «Лукойл» социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүче булды

18 октябрьдә капиталь ремонттан соң «Ландыш» балалар бакчасы ачылды

Ноябрьдә Яңа Чишмә РҮХдә гериатрия кабинеты ачылды

Ноябрьдә Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Яңа Чишмә РҮХнә 20 мең сум күләмендә хәйрия ярдәме күрсәтте

Ноябрьдә Чертуш клубы мөдире Р. Мусина татар телендә үткәрелгән ике Интернет-конкурс призеры булды

Зирекле лицее туган телдә белем бирүнең иң яхшы практикасы конкурсында 500 мең сумлык грант алды

Районда яшәүче Айрат Арслановка ТР Социаль иминият фондыннан яңа автомобиль бүләк иттеләр

Ноябрьдә райондагы йөзенче яшь әни - Татьяна Публиковага беренче бала туган өчен 50 мең сумлык сертификат тапшырылды

1 декабрьдә район яшьләр парламенты рәисе Илфат Садыйковка «Милли көрәш» проекты өчен 300 мең сумлык грант тапшырылды

2 декабрьдә Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов район активы белән очрашты һәм уку алдынгыларына планшетлар тапшырды

5 декабрьдә Яңа Чишмәдә инвалидлар ункөнлегенә туры китереп ярминкә үткәрелде

 8 декабрьдә район Советы утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Ринат Фәсахов билгеләнде

9 декабрьдә район үзәгендә шугалак ачу тантанасы узды

 Быелгы урып-җыюның абсолют лидеры комбайнчы Владимир Гаревка һәм алдынгы комбайнчы Айнур Җамалетдиновка «Нива» автомобильләре тапшырылды

Зирекле авылыннан туган якны өйрәнүче Мидхәт Газыймов «Минем тарих – минем Татарстан»  Бөтенроссия конкурсында 2 нче урынга лаек булды

12 декабрьдә якташыбыз, көрәшче Булат Мусин 2020 елда билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булды

Декабрьдә торак пунктларда әкияти яңа ел шәһәрчекләрен төзүгә керештеләр

24 декабрьдә Яңа Чишмәдә район башлыгы чыршысы һәм районның өч мәктәбендә РИТЭК чыршысы булды

25 декабрьдә район үзәгендә төп чыршыны ачу тантанасы узды

26 декабрьдә Яңа ел алды ярминкәсе һәм халык күңел ачулары булып узды

29 декабрьдә район Советының дүртенче утырышы узды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X