Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында 465 кеше прививка ясаткан

Март азагына Яңа Чишмә районында 465 кеше коронавирустан прививка ясаткан, шул исәптән 378 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Районда әле вакцина запасы бар (25 доза), шуңа күрә барлык теләүчеләр, аеруча да 60 яшьтән өлкәнрәкләр, прививка ясау өчен поликлиникага мөрәҗәгать итә алалар. Вакцинаның тагын бер партиясе кайтыр дип көтелә.

- Көн саен Татарстан буенча 38-40 авыру ачыклана, үлүчеләр саны 415кә җитте. Шуңа күрә, халыкның 60-70%ын вакциналаштырмыйча, авыруны җиңү бик авыр булачак, - дип билгеләп үтте Роспотребнадзорның баш белгече Гөлфирә Мостафина. - Үзегезне һәм якыннарыгызны саклау максатыннан, барыгызны да коронавирустан прививка ясатырга чакырам.

Соңгы атнада районда лабораториядә расланган авыру очраклары юк. Хастаханәдән тыш пневмониянең 7 очрагы һәм ОРВИның 13 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев