Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районында азык-төлек бәяләренә даими мониторинг үткәрелә

    Яңа Чишмә районы халкын 72 азык-төлек кибете тәэмин итә, шулай ук өч челтәр кибете дә эшли.

    Район башкарма комитетының икътисад бүлеге тарафыннан атна саен куллану бәяләре һәм беренче чиратта кирәк булган товарлар булу-булмауга мониторинг үткәрелә.

    Соңгы мониторинг нәтиҗәләре буенча бәяләрнең (узган айның шул ук чоры белән чагыштырганда) кайбер тайпылышлары күзәтелә.

    Әйтик, атланмай бәясе уртача 8 сумга (кг), карабодай, дөге – 2 сумга, бәрәңге, суган, кишер – 2 сумга, йомырка – 10 сумга (кайбер кибетләрдә 70-80 сум) арткан.

    Бәяләр мониторингы даими үткәреләчәк. Барлык кибетләрдә көндәлек кирәк-яраклар запасы бар һәм ул даими рәвештә тулылана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: