Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында Бөек Ватан сугышы ветераны вафат булды

30 июнь көнне Акбүре авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны МИНКӘЕВ Гарифулла Хәлиулла улы вафат булды.

Кичә, 29 июньдә, аңа 95 яшь тулган иде.

Ул бик күп орден - медальләр белән бүләкләнә, сугышны Чехословакиядә тәмамлый. Җиде ел Кызыл Армиядә намуслы һәм лаеклы хезмәт иткән.

Район башлыгы Вячеслав Козлов туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты. «Аның хәрби һәм хезмәт юлы безнең өчен – ныклык, батырлык һәм Россиянең якты киләчәгенә ышаныч үрнәге», - дип билгеләп үтте ул.

Бу безнең район өчен һичнәрсә белән алмаштыра алмаслык югалту, аның турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев