Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында браконьерлар зур пошины атканнар

Соңгы атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 24 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Урлау

7 октябрьдә сәгать икеләр тирәсендә Екатерина Бистәсендә яшәүче гр-н Б. «АгроРаздолье» ҖЧҖ кырында (Екатерина Бистәсе һәм Чуаш Чабаксары арасында) гомуми авырлыгы 100 кг булган биш капчык кукуруз урларга маташкан. Зыян - 5600 сумлык.

Законсыз ау

8 сентябрьдән 16сына чаклы чор эчендә билгесез зат, Екатерина Бистәсе читендә, законсыз аучылык итү максаты белән, пошины аткан. Җинаять кылу нәтиҗәсендә ТР биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетына 240 мең сумлык зыян салган.

Исерек килеш руль артына

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 41 машина йөртүче адм.җаваплылыкка тартылган. Шул исәптән икесе - Архангел Бистәсеннән гр.Ш. һәм Черемухово Бистәсеннән гр. Б. - исерек килеш а/м белән идарә иткән өчен. Аларга 30шар мең сум штраф һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев