Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районында бриллиант һәм алтын туйларын билгеләп үткән үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр

    Якшәмбе көнне, 29 ноябрьдә, илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә.

    Гадәттә, бу бәйрәм алдыннан иң күркәм гаиләләр хөрмәтләү өчен  Яңа Чишмә ЗАГС бүлегенә чакырыла. Әмма быел,  санитар -эпидемиологик хәл катлаулы булу аркасында, массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылган, шуңа күрә бәйрәм кунакларын өйләренә барып котладылар. Алар арасында гомер буе туган җирендә яшәп хезмәт иткән юбиляр-гаиләләр һәм тыл ветераны да бар.

    Котлауларны район башлыгы Вячеслав Козлов һәм аның урынбасары (шулай ук район хатын-кызлар советы рәисе)  Надежда Попкова җиткерде. Алар Акбүре, Чаллы Башы, Красный Октябрь авылларына барып, юбилярларга җылы теләкләр белән «ТАССР оешуга 100 ел» дигән истәлекле билгеләр һәм бүләкләр тапшырдылар.

    Юбиляр гаиләләр

    Акбүре авылында Шәрипҗан һәм Мәкбүлә Сәхабетдиновлар гаиләсе яши, аларның гаилә корып яшәүләренә быел 60 ел булган. Алар гомер буе Акбүредә - Шәрипҗан абый  механизатор, ә Мәкбүлә апа  бозау караучы булып эшләгәннәр. Өч ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Ике өлкән улы гаиләләре белән Түбән Камада , ә кечесе гаиләсе белән авылда,  әти – әнисе янында яши.

    Сәхабетдиновларның биш оныгы һәм алты оныкчыгы бар, авылда алар хөрмәтле хезмәт ветераннары булып торалар, икесенә 80 ел хезмәт стажы бар.

    Чаллы Башы авылыннан Рәшит һәм Рәсимә Әхмәтшиннар тату гаилә булып 50 ел бергә гомер итәләр.

    Алар гомер буе туган авылларында терлекчелек тармагында эшләгәннәр, өч ул үстергәннәр, хәзер инде биш оныклары бар. Авылда алар  хөрмәт һәм абруйга казанган гаиләләрнең берсе.

    – Сез -  яшь гаиләләр өчен лаеклы үрнәк, - дип мөрәҗәгать итте аларга Вячеслав Козлов. –  Тормыш юлын мәхәббәт учагын сүндермичә, бер берегезгә тугры калып үтә алгансыз. Бу бик мөһим һәм мин сезгә гаилә кыйммәтләрен саклап калуыгыз өчен рәхмәтлемен. Алдагы гомерләрегез дә бер - берегез белән янәшә булып  бәхеттә - шатлыкта үтсен!

    Әлбәттә, әлеге гаилә парларының  тормышлары бары тик бәхетле мизгелләрдән генә тормаган - авыр чаклары да булган. Алар сүзләренчә, андый вакытта иң мөһиме бердәм булу һәм бер-береңә ярдәм итү.. Барлык гаиләләргә «Бер-берегезне яратырга гына түгел, ә шулай ук, гафу итә белергә дә кирәк», дигән киңәшләрен җиткерәләр алар.

    Тыл һәм терлекчелек хезмәте ветераны

    Красный Октябрь посёлогында Вячеслав Козлов һәм Надежда Попкова тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны 89 яшьлек Мария Харинага янында булдылар

    Сугыш елларында Мария Михайловна яшьтәшләре белән Казан-Оренбург юлын төзегән, басуларда урак өстендә эшләгән, җилкәсенә киндер капчык асып Новотроицкига орлык җыярга йөргән, Борискино авылы янындагы урманда делянка чистарткан, ә кичләрен фронтка оекбашлар һәм бияләйләр бәйләгән.

     Ул утыз биш ел «Красный Октябрь» совхозында бозау караучы булып эшләгән. Югары күрсәткечләргә ирешүе һәм намуслы хезмәте өчен «Почет Билгесе» ордены, медальләр, «ТАССРның иң яхшы бозау караучысы» дипломы белән бүләкләнгән. Берничә тапкыр социалистик ярышта җиңүче, берничә чакырылыш җирле һәм район Советы депутаты булган. Өч бала тәрбияләп үстергән, аның 11 оныгы, шулай ук оныкчыклары да бар.

     

    Район башлыгы Мария Михайловнага хезмәт сөючәнлеге һәм зирәклеге өчен рәхмәт белдерде, аңа туганнарының хөрмәтенә һәм йөрәк җылысына төренеп сау сәламәт гомер итүен теләде.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: