Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында булган ЮТҺдә ике кеше зыян күргән

4 августта, иртәнге сәгать 9лар тирәсендә Казан-Оренбург федераль юлының 175 нче километрында юл-транспорт һәлакате булган, анда ике кеше зыян күргән.

«Ситроен» машинасы Яңа Чишмә ягыннан Яр Чаллыга таба хәрәкәт иткәндә, Әдәмсә авылы янындагы юл чатында төп юл (Казан-Оренбург юлы)  буенча Әлмәттән Казанга барган «Лада-Ларгус» машинасына юл бирмәгән.


ЮТҺ нәтиҗәсендә «Ситроен» машинасының ике пассажиры зыян күргән. Алар Чистай РҮХнә җибәрелгән.
ЮТҺ турында редакциягә Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов хәбәр итте.
Е. Михайлов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев