Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районында өч сәгать эчендә – өч ЮТҺ булган

    Көчле җил булу, бозлы яңгыр һәм юеш кар яву аркасында 30 ноябрьдә Яңа Чишмә районында 3 ЮТҺ булган.

    ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык машина йөртүчеләрне юлларда бик сак булырга, тизлек режимын үтәргә һәм хәрәкәт вакытында дистанцияне сакларга өндиләр.

    Кызганычка каршы, җәйге резинада йөрүче шоферлар да бар. «Тиз арада машинагызның тәгәрмәчләрнен кышкыларга алыштырыгыз», - ди ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов.

    Бәхеткә, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: