Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре начар түгел

Мәктәп тәмамлаучыларның дәүләт имтиханнары ахырына якынлаша. 21 июньгә 11 сыйныфны тәмамлаучыларның дүрт фән буенча нәтиҗәләр билгеле.

Рус теленнән барлык 52 укучы да БДИ тапшырган. Район буенча уртача балл - 71. 36 баллга минималь чикне барысы да узган. Яңа Чишмә гимназиясен тәмамлаган Дмитрий Трунов иң күп балл җыйган, икенче урында 91 балл белән Яңа Чишмә урта мәктәбеннән Ксения Попкова. Ике укучы 45әр генә балл җыйган.

Профильле математиканы (техник вузларга керү өчен) 24 укучы тапшырган. Район буенча уртача балл – 65. Иң күп баллны гимназиядән Анастасия Галимова (80 балл) җыйган. Кызганычка каршы, бер чыгарылыш сыйныф укучысы минималь чикне (40 баллга) узмаган, 27 июньдә ул яңадан тапшыру узачак.

База математикасын (гуманитар югары уку йортларына керү өчен) 28 укучы тапшырган. Район буенча уртача балл - 4,36. «5»гә - 17, «4»гә - 4, «3»гә 7 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган.

Химияне 10 укучы тапшырган (уртача балл - 61). Гимназиядән Алия Вафина һәм Диана Суниева 80нән артык балл җыйганнар. Кызганычка каршы, бер чыгарылыш сыйныф укучысы минималь чикне узмаган.

Әдәбиятны 3 укучы тапшырган (уртача балл - 69). Раил Харисов - 87, Анастасия Лобанова (икесе дә Яңа Чишмә гимназиясеннән) 82 балл җыйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев