Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районында эш эзләүчеләр өчен 26 вакансия бар

    2021 елның 26 гыйнварына халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 50 эшсез граждан теркәлгән, шул исәптән 23 кеше – Яңа Чишмәдән.

    Быелның гыйнварында «Работа в России» порталы аша эшсезләр сыйфатында теркәлү өчен 18 гариза бирелгән (соңгы атнада - 6) һәм аларның барысы да теркәлгән.

    26 гыйнварга районның эш бирүчеләре тарафыннан 26 вакансия турында мәгълүмат бирелгән. Оешмаларга һәм учреждениеләргә бухгалтерлар, юристлар, тренерлар, психологлар, табиблар, йөк машиналары шоферлары, зоотехниклар, ветеринария табиблары һәм механизаторлар кирәк.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: