Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында эшкәртелмәгән җир участокларының хуҗалары җәзага тартылачак

Муниципаль җир контроле кысаларында районның авыл хуҗалыгы идарәсе, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы белгечләре тарафыннан кайбер авыл җирлекләрендә җир участокларына күчмә җир контроле үткәрелгән.

Комиссия Акъяр, Зирекле һәм Екатерина авыл җирлекләрендә арендага алынган эшкәртелмәгән, чүп үләннәре баскан җир участокларын ачыклаган.

Акъяр АҖдә - 20 гектар (арендаторы - «Чистай-Агро» ҖЧҖ), Зирекле АҖдә - 20 гектар (арендаторы - «Агро - Основа» ҖЧҖ) һәм Екатерина АҖдә - 8 гектар (7 гражданның өлешле милке).

Ачыкланган очраклар буенча, алга таба карарлар кабул итү өчен, «Россельхознадзор»га күчмә тикшерү актлары җибәрелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X