Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында газ үткәрүгә субсидияләр бирелә

ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, гражданнарның кайбер категорияләренә йорт яны участогы чикләре эчендә газ үткәрүгә һәм газ җиһазлары сатып алуга бер тапкыр бирелә торган субсидияләр түләнә.

Бөек Ватан сугышы ветераннары, I һәм II төркем инвалидлар, инвалид балалар булган гаиләләр бер тапкыр бирелә торган 80 мең сумга чаклы субсидиягә исәп тота алалар, шулай ук күп балалы, керемнәре җан башына 10 мең сумнан кимрәк булган гаиләләргә дә бирелә.

Айлык керемнәре җан башына 10 мең сумнан башлап 19 мең сумга кадәрге гаиләләргә 60 мең сум тирәсе субсидия бирелә.

Бер тапкыр түләнә торган субсидия бер йортка 1 тапкыр бирелә.

 Субсидияне исәпләгәндә түбәндәге чыгымнар күрсәтелә:

- җир участогы чикләре эчендә газлаштыру буенча проект һәм төзү-монтаж эшләренә;

-газ җиһазлары һәм газны исәпкә алу приборлары сатып алуга (һәр төр җиһаз бердән дә артык булырга тиеш түгел).

Субсидия бирү турында гариза социаль яклау бүлегенә торакның милекчесе тарафыннан бирелә - ул аның даими яшәү урыны буларак теркәлгән булырга тиеш (кирәкле документлар исемлеге турында шунда ук белергә була).

8 августка Яңа Чишмә районы буенча газ үткәрү эшләре алып барыла торган 40 йорт бар. 10 йортка газ тоташтырылган инде, 2 йортның хуҗалары (милекчеләр) 60ар мең сум субсидия алган, калганнары документлар әзерли.

Кызганычка каршы, 40 йортның 10ында яшәүче хуҗаларның тиешле пропискалары юк, шуңа күрә алар субсидия ала алмый. Кайбер гаиләләрнең керемнәре билгеләнгән суммадан артып киткән һәм алар да субсидия алмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев