Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында гыйнварның беренче туйлары

Яшь Савельевлар гаиләсе.

Тулы булмаган ай эчендә дүрт яңа гаилә үзләренең никахларын теркәгән.
Агымдагы елның гыйнварында безнең районда дүрт пар яңа гаилә корган, алар үзләренең никахларын Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә теркәгәннәр.
Алар арасында Архангел Бистәсеннән бер һәм Яңа Чишмәдән өч яшь пар бар.
Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә беренче тантаналы теркәлү 15 гыйнвар көнне узган. Бу көнне район үзәгеннән Равил Габетдинов һәм Айгөл Сәлахетдинова рәсми рәвештә никахларын рәсмиләштергәннәр. Алар мәктәп эскәмиясеннән үк дуслашып йөргәннәр һәм вузны тәмамлаганнан соң, гаилә корырга булганнар. Яшь гаилә Казанда яши һәм эшли.
21 гыйнварда тагын бер яшь пар тантаналы рәвештә никахларын ЗАГС бүлегендә теркәгән. Бу көнне район үзәгендә яшәүчеләр - Станислав Савельев һәм Анастасия Роменскаялар үз мөнәсәбәтләрен законлаштырдылар. Станислав физкультура һәм спорт академиясен тәмамлаганнан соң туган районына кайткан һәм Яңа Чишмә спорт мәктәбендә футбол буенча тренер булып уңышлы гына эшли. Аның җитәкчелегендә футбол командасы яхшы нәтиҗәләргә ирешә (2021 ел ахырында безнең егетләр Татарстан чемпионнары булдылар).
Анастасия дә медицина югары уку йортын тәмамлаганнан соң туган районына кайтып, хәзер РҮХдә баш шәфкать туташы булып эшли. Аның хезмәт сөючәнлеген, тырышлыгын һәм башкаручанлыгын хастаханә җитәкчелеге дә уңай яктан билгеләп үтә.
Барлык яшь парларны законлы никахлары белән котлыйбыз, аларга нык сәламәтлек, гаиләләрендә тулылану һәм бар яктан да иминлек телибез.


Габетдиновлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев