Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында җиде Качману купеле җиһазландырылачак

19 гыйнварда православие динен тотучылар иң төп христиан бәйрәмнәренең берсен - Качману бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Крещение көнендә православие христианнарында изгеләндерелгән су җыю һәм өч тапкыр бәкегә чумып гөнаһларын юдырту кабул ителгән.

Яңа Чишмә районында елгаларда һәм чишмәләрдә җиде купель җиһазландырылачак. Болар - Яңа Чишмәдәге «Елховка» чишмәсе, Петропавел Бистәсендә «Сарман чишмәсе», Ленинода «Изге Чишмә», Черемухово Бистәсендә җирле буа, Архангел Бистәсендә «Архангел» чишмәсе, Волчья Бистәсендә җирле чишмә һәм Екатериновка авылындагы чишмә.

19 гыйнварга каршы төндә шушы чишмәләрдә гыйбадәт кылулар һәм коену булачак, ә менә Архангел Бистәсендә купельда коену 19 гыйнварда көндезге сәгать унберенче яртыда узачак.

Исегезгә төшерәбез, Качману бәйрәмендә махсус хезмәтләр һәм медиклардан башка су коену, шулай ук боздан суга чуму тыела. Балаларга исә суга олылардан башка керү ярамый. Үзегез белән этләр һәм башка хайваннар алып килмәгез, купельне пычратмагыз һәм аның янына машинада бармагыз. Исерек килеш купельдә коену тыела.

- Суда коеныр алдыннан тәнне бераз җылытыгыз: разминка ясагыз, йөгерегез. Купель янына ашыкмыйча гына аякларыгызга уңайлы, тайдыртмый, тиз салына торган аяк киеме киеп барыгыз.

 - Суга башны юешләтмичә генә чуму яхшырак. Су эчендә аяк белән басырлык тирәнлекне табарга тырышыгыз, әмма йөзмәгез. Бәкедә бер минуттан артык тормагыз. Әгәр сезнең белән балагыз да кергән икән, чумган вакытта аны күздән югалтмагыз. Судан чыгуга узегезнең һәм балагызның тәнен сөлге белән сөртеп алыгыз, коры кием киегез һәм кайнар чәй эчегез.

- Әгәр сездә йөрәк-кан тамырлары, нерв, эндокрин системаларында авырулар, күзләрдә, сулыш алу органнарында, колакта тайпылышлар, шулай ук ашказаны-эчәк тракты һәм сидек системаларында авырулар булса, сезгә  суда коену тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев