Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында халык санын алу тыныч уза

Бөтенроссия халык санын алуга 24 кеше (сан алучы) җәлеп ителгән, алар торак пунктлардагы йортларда булалар.

Яңа Чишмәдә халык санын алуның бер стационар пункты эшли, ул Совет урамы, 80нче йортта (район хакимияте бинасы, 4 кат, каб. №217) урнашкан.

Исәпкә алучының компетентлыгына шикләнүчеләргә, халык санын алу процедурасын дәүләт хезмәтләре порталында узарга киңәш ителә. Бу мөмкинлектән район халкының күбесе файдаланган инде.

Өйдән-өйгә йөреп чыккан вакытта район халкы исәпкә алучының анкета тутыруын контрольдә тота ала.

«Әгәр исәпкә алучы сезнең алда язылу кәгазен тутырса, сез системага барлык мәгълүматларны дөрес кертү-кертмәүне карарга хокуклы. Ахырдан, процедура төгәлләнгәч, сан алучының «Завершить опрос» төймәсенә басуына да инаныгыз. Шуннан соң Росстат үзәк идарәсе хезмәткәрләреннән тыш, бу анкетаны башка берәү дә күрмәячәк. Шуңа күрә тутырылган документларда нәрсәне дә булса үзгәртеп булмый инде. Бернинди сан алучы кеше дә исәпкә алу кәгазенә үзгәрешләр кертә алмый», - дип аңлатты Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов.

Ул шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында гражданинның халык санын алу вакытында тутырган мәгълүматлар каламы, дигән сорауга да аңлатма биргән. «Киләчәктә дәүләт хезмәтләрендә бернинди мәгълүмат та сакланмый. «Барлык мәгълүмат «Завершить опрос» функциясе системасында активлашканнан соң Росстат бердәм базасына китә. Дәүләт хезмәтләрендә гражданнарның шәхси мәгълүматлары белән бернинди күчермәләре дә калмый. Мондый мәгълүмат ачык керүгә (открытый доступ) эләкми, аны беркем дә ачып карый алмый - «Аврора» ябык операция системасы шулай корылган. Чөнки 2021 елгы халык санын алу өчен иң мөһиме – куркынычсызлык» - дип искәргән Павел Смелов.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр бара. Росстат, эпидемиология хәленең кискенләшүе сәбәпле, илебездә эшләми торган көннәр дип игълан ителсә дә, мәгълүматларны җыю вакытын озайтырга җыенмый. 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр исәпкә алучылар гадәти режимда эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев