Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында конфессияара каршылыклар юк

Яңа Чишмә районы территориясендә православие һәм мөселман динендәге кешеләр яши, алар арасында бернинди каршылыклар да юк, районда тынычлык һәм татулык хөкем сөрә.


Районда 12 православие һәм 2 меңнән артык кешене сыйдырырлык шул кадәр үк мөселман объектлары эшли. Барлык торак пунктларда да дини объектлар яки гыйбадәт кылу өчен билгеләнгән махсус биналар бар.
Меценатлар һәм иганәчеләр ярдәме белән яңа дини объектлар төзелә. Акъярда үзләренең якташы Рифнур Сөләйманов ярдәме белән мәчет төзелеше тәмамлана. Шулай ук меценат Рифкат Закиров ярдәме белән Бакташта да мәчет төзелеше бара. Өргәнчәдә мәхәллә кешеләре акчасына часовня төзелеше тәмамланган, ә төзекләндерү исә нефтьчеләр ярдәме белән башкарылган.
Шулай ук Шахмай мәчетендә укыту һәм чаралар үткәрү өчен биналар төзү эшләре тәмамланган, Петропавел храмында һәм Яңа Чишмә мәчетендә эшләр алып барыла әле.
Дини оешмалар җитәкчеләре тарафыннан дини объектларны ремонтлау буенча зур эш башкарылды. Чаллы Башы, Яңа Чишмә һәм Акбүре мәчетләрендә тәрәзәләр алыштырылды, эчке һәм тышкы төзекләндерү эшләре башкарылды. Ленино авылы чиркәвендә отмостканың бер өлешен ремонтладылар. Чистай эшмәкәре Николай Родичкинның хәйрия ярдәме белән Әдәмсә һәм Яңа Чишмә гыйбадәтханәләрендә һәм гыйбадәт кылу йортында җиһазлар урнаштырылды. Район үзәгендәге мәчеттә «Алексеевскдорстрой» ААҖ (район финанславы белән) территорияне төзекләндерү эшләре алып бара.
Дини оешмалар җитәкчеләре барлык меценатларга, хәйриячеләргә һәм мәхәллә халкына үз акчаларыннан өлеш кертүләре өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.
Районның православие храмнарында 5 рухани, мәчетләрдә 12 имам хезмәт итә, аларның 9ы дини белемле. Агымдагы елда хокук саклау органнары, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Чистай епархиясе тарафыннан аларның хезмәт итүләренә кагылышлы кисәтүләр булмады.
Соңгы халык санын алу нигезендә районда 28 милләт вәкиле яши. Шул исәптән 7224е - руслар (50,9%), 6135е - татарлар (43,4%), 586сы - чуашлар (4,1%) һәм 110нан артыгы (1,6%) - башка милләт кешеләре (әрмән, үзбәк, таҗик, украиннар).
Районда конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән социаль һәм мәдәни программалар тормышка ашырыла. Хезмәттәшлек турында килешү нигезендә ел саен ике конфессия вәкилләре арасында футбол буенча иптәшләрчә очрашулар уза. Район җитәкчелеге катнашында дини бәйрәмнәр – Раштуа, Крещение, Ураза, Корбан бәйрәме һәм башкалар үткәрелә. Торак пунктларда авыл халкын җыеп, табыннар оештырыла.
Дини учреждениеләрдә якшәмбе мәктәпләре эшли, алар балалар һәм өлкәннәрнең рухи тормышын камилләштерү һәм рухи яктан агарту өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Безнең районда 18 дини оешмадагы 11 мәктәп эшли, анда 300 дән артык кеше укый. Калган учреждениеләрдә дә якшәмбе мәктәпләре ачарга кирәк, чөнки безнең дини учреждениеләребез өчен кадрлар әзерләү якшәмбе мәктәпләрендә башлана.
Коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү максатыннан безнең республикада социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен грантлар алу буенча төрле конкурслар үткәрелә. Безнең дини учреждениеләргә дә мондый конкурсларда активрак катнашырга кирәк.
Гомумән алганда, безнең дини оешма җитәкчеләре шактый эш алып баралар, аларның күбесендә бу бушлай, җәмәгать башлангычларында эшләнә.
Яңа Чишмә районы благочинные Симеон атакай һәм районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшраповка армый-талмый эшләүләре, районыбызның барлык халкы файдасына көндәлек хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдерә.
Илдар Фәйзуллин, район Советы Аппараты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев