Яңа Чишмә районында коронавирус белән авыраучы бер кеше ачыкланган
2 декабрьгә Татарстанда коронавирус йогышының 90 яңа очрагы расланган.
Соңгы тәүлек эчендә 17 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 73 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 2, 18 яшьтән – 30га кадәр – 9, 30дан - 50гә кадәр - 22, 50дән – 60ка кадәр - 21, 60тан - 70кә кадәр - 18, 70тән – 80гә кадәр - 16, 80нән – 90га кадәр - 2, 90 яшьтән өлкәнрәк – 0.
География: Казанда – 35, Яр Чаллыда – 33 очрак теркәлгән, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Тукай районнарында – 1әр очрак, Балтач, Питрәч районнарында – 2шәр очрак, Чүпрәле районында – 3 очрак, Спас районында – 4 очрак теркәлгән.
2 декабрьгә Татарстанда 10 514 COVID-19 очрагы теркәлгән.
Барлык чорда 9215 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 76сы узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев