Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында коронавирус белән авыручылар саны арта

Татарстанда, шулай ук Россия буенча да, коронавирус белән авыраучылар санының кискен артуы күзәтелә, шул исәптән яңа «омикрон» штаммы белән дә.

Татарстанда көн саен 300дән артыкч яңа зарарлану очрагы теркәлә. Республикада 45,9 меңнән артык кеше авыраган, 1565 кеше үлгән, шул исәптән 35е - соңгы атнада.

Яңа Чишмә районында соңгы атнада яңа очраклар теркәлмәгән, әмма 26 гыйнварда берьюлы 5 зарарлану очрагы ачыкланган. Авыраучыларның гомуми саны - 154 кеше, агымдагы елда - 9 очрак.

Атна эчендә хастаханәдән тыш пневмониянең 10, ОРВИның 64 очрагы теркәлгән. Авыраучылар арасында 14 яшькә кадәрге 12 бала да бар. 10 кеше стационар дәвалана, шуларның икесе - Чистай госпиталендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев