Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында коронавируска каршы 1500 дән артык кеше прививка ясаткан

Covid-19 буенча эпидемиологик вазгыят әле дә киеренке кала – Татарстанда көн саен 35-40 кешенең авыруы ачыклана.

Май башына безнең республикада коронавирус белән зарарланган кешеләр саны 20,5 мең кешегә җиткән, шуларның 18 меңгә якыны тулысынча терелгән. Кызганычка каршы, бу мәкерле авырудан 465 кеше, шул исәптән Яңа Чишмә районыннан ике кеше үлгән.

Пандемия башланганнан бирле безнең район буенча авыруларның гомуми саны 65 кеше тәшкил итә, соңгы ике атнада лабораториядә расланган яңа очраклар юк.

Коронавируска каршы вакцинация иң яхшы һәм ышанычлы саклану чарасы булып тора. 4 майга районда 1505 кеше прививка ясаткан, шуларның 534е икенче доза алган. Районда вакцина бар һәм прививка ясату өчен язылуга РҮХ поликлиникасына яки җирле ФАПларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

60 яшьтән узган кешеләргә мөрәҗәгать итәсе килә: беренче чиратта, үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк. Кагыйдә буларак, өлкән яшьтәге кешеләр авыруларга (чирләргә) еш бирешә.

Без район буенча вакцинация географиясе белән кызыксындык. Ленино, Әдәмсә, Яңа Иванаевода прививка ясатучылар саны начар түгел, ә менә Акъяр, Өргәнчә, Шахмай, Чаллы Башында (60 яшьтән өлкәнрәкләр) берничә кеше генә. Барыгызны да үзегезне һәм якыннарыгызны сакларга һәм прививка ясатырга чакырабыз. Исегезгә төшерәбез, вакцинация бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев