Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында коронавируска каршы вакцинация бара

Яңа Чишмә районында коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация бара. 13 гыйнварга 25 кеше прививка ясаткан.

- Районда вакцина бар һәм барлык теләүчеләр прививка ясау өчен РҮХнә мөрәҗәгать итә алалар, ул бушлай эшләнә, - дип билгеләп үтте атналык планеркада РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская.

Бүгенгесе көндә Татарстанда 2500 кеше коронавирустан прививка ясаткан.

Вакцинация коронавирустан саклану өчен иң ышанычлы ысул булып тора. Безнең республикада коллектив иммунитетны формалаштыру өчен халыкның 60-70 %на прививка ясатырга кирәк. Яхшы оештырылган вакцинация коронавирус инфекциясен җиңәргә мөмкинлек бирәчәк.

Россиядә хәзер ике төр вакцина - «ЭпиВак-Корона» һәм «Спутник V» бар, икесе дә нәтиҗәле һәм куркынычсыз (Яңа Чишмәдә «Спутник V» вакцинасы белән прививка ясыйлар).

Роспотребнадзорның баш белгече Гөлфирә Мостафина районда коронавирус вазгыяте турында сөйләде. Пандемия башыннан бирле район буенча авырулар саны 46 кеше тәшкил итә, 39ы савыккан, кызганычка каршы, ике авыру үлгән.

13 гыйнварга 5 кеше авырый, алар белән элемтәдә булган 13 кеше изоляциядә.

Авыруларның географиясе түбәндәгечә: Яңа Чишмәдә - 18 очрак, Петропавел Бистәсендә – 7, Тубылгы Тауда - 4, калган торак пунктларда – 1-2шәр очрак. Авыручыларның иң күп саны – 30дан 50 яшькә кадәр – 20 кеше, 60 яшьтән өлкәнрәк – 9 очрак, 17дән 30 яшькә кадәр – 3 очрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев