Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау бара

Республика программасы буенча районда күп фатирлы ике йорт ремонтланачак.

Ел саен тиешле республика программасы буенча Яңа Чишмә районында берничә күпфатирлы йорт (КФЙ) ремонтлана. 2022 елда Яңа Чишмәдә Ленин ур., 26 йорт, Красный Октябрьдә Үзәк ур., 2 йорт адресы буенча КФЙлар ремонтлана.

Йортларны капиталь ремонтлау буенча конкурста «Блокстрой» җәмгыяте (җитәкчесе Евгений Клюев) җиңгән. Капиталь ремонтка район үзәгендәге Ленин урамы, 26 нчы номерлы йортка 3,4 млн. сум һәм Красный Октябрьдә Үзәк урамдагы 2 нче номерлы йортка 1,5 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелә.

Ике йортта да ремонтлау эшләре яхшы бара. Төзүчеләр барысын да сыйфатлы итеп эшләргә тырышалар. Район үзәгендә Ленин урамындагы 26 нчы номерлы йортта ремонт барышында фасад минераль мамык белән җылытыла, декоратив штукатуркадан соң йорт ачык буяулар белән буяла һәм бик матур килеп чыга.

Шулай ук әлеге йортны капиталь ремонтлаганда балконнар, агач тәрәзә рамнары һәм газ торбаларын буяу, цокольны профнастил белән тышлап җылыту һәм отмоскадагы ярыкларны битум белән каплау эшләре дә башкарылачак.

Красный Октябрьдә Үзәк урамындагы 2 нче номерлы йортны капиталь ремонтлауга минераль мамык белән фасадны җылытып металлосайдинг белән тышлау, шулай ук иске отмосканы сүтү һәм яңасын салу керә.

-Төзелеш материаллары белән тәэмин итүдә проблемалар һәм тоткарлыклар юк, - ди Евгений Клюев. - Бригадада Урта Азия егетләре эшли, барысын да намус белән эшләргә тырышалар.

«Ике йортка да капиталь ремонтны август ахырына төгәлләячәкбез», - дип ышандырды әңгәмәбез ахырында Евгений Клюев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев