Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында көзге чакырылыш башланды

1 октябрьдән көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Бу чакырылышта 3 мең егет хезмәт итәргә китәчәк, шул исәптән безнең районнан – 17 егет.

Медкомиссиягә чакырылыш яшендәге 70 кеше чакырылган иде. Агымдагы елда бер яңалык бар - көндезге бүлектә укучы чакырылыш яшендәге студентлар медицина тикшерүенә чакырылмый, бу исә медосмотр үткәрү эшен җиңеләйтәчәк. Медицина каравы нәтиҗәләре буенча 22 егеткә хәрби хезмәткә яраклылык турында карар чыгарылган, 20дән артык кеше өстәмә медицина тикшерүенә җибәрелгән, 10га якын кеше медицина тикшерүенә килмәгән (һәркайсы буенча конкрет килмәү сәбәпләре ачыклана). Хәрби гаскәрләргә беренче озату 18 октябрьдә көтелә – бу көнне ике егет Волгоград өлкәсенә хезмәт итәргә китәчәк. 22 октябрьгә чакырылыш комиссиясе утырышын үткәрү билгеләнгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев