Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районында көзге чакырылыш тәмамлана

    23 ноябрьгә булган торыш буенча Яңа Чишмә районыннан 12 егет хәрби хезмәткә җибәрелгән, шул исәптән дүртесе шефлыкка алынган «Сәмум» корабында хезмәт итәчәк.

    Безнең егетләр Мәскәүдә милли гвардиядә, Брянск өлкәсендә коры җир гаскәрләрендә, шулай ук Читада һәм Хабаровск краенда хезмәт итәчәк.

    Безнең районга план-задание - 15 кеше. 30 ноябрьдә Чуаш Чабаксарыннан Вячеслав Никитин һәм Яңа Чишмәдән Нияз Җамалетдинов, ә 12 декабрьдә Петропавел Бистәсеннән Николай Ефремовлар хезмәт итәргә китәчәк.

    Егетләргә уңышлы хезмәт итүләрен һәм өйләренә әйләнеп кайтуларын телик.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: