Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында микроперепись - исәпкә алу старт ала

2021 елның 1 августыннан 30ына кадәр авыл хуҗалыкларында микроперепись (исәпкә алу) булачак.

Моңа кадәр авыл хуҗалыкларында исәпкә алу 2016 елда булган. Исәпкә алуның максаты булып - авыл хуҗалыгы җитештерүенең төп күрсәткечләре, авыл хуҗалыгында ресурслы үсеш булу һәм аннан файдалану турындагы статистик мәгълүматлар формалаштыру тора. Яңа Чишмә районында 10 авыл хуҗалыгы оешмасы, 55 КФХ һәм ШЭ (ИП) һәм 5682 шәхси ярдәмче хуҗалык (ШЯХ) микроперепись объектлары булып тора. Барлыгы 5747 объект исәпкә алынырга тиеш. Исәпкә алу кәгазьләренең формасы инде расланган (өчәү), бирегә хуҗалыкка гомуми характеристика, анда файдаланыла торган җирләр, чәчү мәйданнары, терлекләрнең баш саны, хуҗалык эшчәнлеген алып бару шартлары турындагы мәгълүматлар күрсәтелә. Авыл хуҗалыгы оешмалары, КФХ һәм шәхси эшмәкәрләр исәпкә алу кәгазьләрен үзләре тутыра. Ә ШЯХларның кәгазьләрен исәпкә алучылар һәр хуҗалыкка үзләре барып тутырачак. Хуҗалык башлыгына йортта яшәүчеләр саны, 2021 елда хуҗалыкта җитештерелә торган продукция, җитештерүнең максаты (үзең өчен яки сату өченме), булган җирнең мәйданы, анда нәрсә һәм нинди күләмдә чәчелгәне, нинди терлек асралганы турында һ. б. сораулар биреләчәк. Безнең районда әлеге эшкә барлыгы 12 исәпкә алучы җәлеп ителәчәк. Алар коронавирус буенча барлык таләпләрне үтәргә (битлек, перчаткалар, дымлы салфеткалар), махсус формада булырга (эмблемалы кепка, жилет, паспорт, фонарь, сыбызгы) һәм үзләре белән планшет алып килергә тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X