Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында милек салымының 70 проценты җыелган

1 декабрьдә физик затлар тарафыннан милек салымнарын түләү вакыты тәмамлана, алга таба салым түләмәүчеләргә пенялар исәпләнәчәк.

Узган атна ахырына район буенча җир салымы 6 млн. сумнан аз гына артыграк җыелган, бу барлык исәпләнгән суммага карата 76,8% тәшкил итә (7,8 млн. сум).

Екатерина, Черемухово, Ленино, Зирекле һәм Акбүре АҖдә җир салымы 80% тан артык җыелган, ә менә Яңа Чишмә һәм Тубылгытау АҖдә 70% та юк.

Физик затлар милкенә салым 4,5 млн. сум күләмендә исәпләнгән, 20 ноябрьгә 2,6 млн. сум (57%) җыелган. Буревестник (90%), Шахмай (76%) һәм Әдәмсә (72%) авыл җирлекләрендә бу төр салым җыю буенча күрсәткечләр яхшы, Ленино (34%), Зирекле (38%) һәм Чабаксар (39%) авыл җирлекләрендә калышалар.

Исәпләнгән 13,4 млн. сум күләмендәге транспорт салымының 8,9 млн. сумы (66,5%) җыелган. Екатерина (81%), Зирекле (74%) һәм Архангел (71%) АҖдә бу төр салымны түләү яхшы бара, Акъяр (39%), Чабаксар (56%) һәм Шахмай (63%) авыл җирлекләре артта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев