Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында мохтаҗларга гошер сәдакасы җыю буенча акция бара

Татарстанда гошер сәдакасы җыю һәм республикада яшәүче мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итү буенча традицион акция дәвам итә.

Аз керемле халык өчен продукция җыю белән мөхтәсибәтләр 2017 елдан бирле шөгыльләнә.
Теләге булган һәркем шәхси хуҗалыкта җыелган уңышының бер өлешен мәчеткә тапшыра ала. Анда бәрәңге, кәбестә, чөгендер, суган, кишер һ. б. кабул итәләр.
Мохтаҗларга гошер сәдакаларны тарату аларның милләтенә һәм нинди диндә булуына карамастан башкарылачак. Әйтик, мөселман кешесе аз керемлеләргә сезон эчендә җыелган уңышының уннан бер өлешен бирергә тиеш.
Район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов сүзләре буенча, гошер сәдакасы җыю сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Хәзер ул районның барлык мәчетләрендә җыела. Чаллы Башы мәчетендә 2,3 тонна продукция җыеп, Яр Чаллы шәһәренең «Ак мәчет» мәдрәсәсенә илткәннәр.
- Җыю тәмамланганнан соң продукциянең бер өлешен Картлар йортына, РҮХгә, «Ак мәчет» мәдрәсәсенә бирергә, шулай ук Яңа Чишмәдәге мәдрәсәгә калдырырга да ниятлибез, - диде районның имам-мөхтәсибе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев