Яңа Чишмә районында ревакцинация темпы кимегән
Яңа Чишмә районында коронавирустан вакцинаны 13 меңнән артык кеше ясаткан.
Хәзергесе вакытта район халкының күбесендә беренче вакцинацияне үткәннән соң 6 ай вакыт узып, кабат прививка ясату, ягъни, ревакцинация вакыты килеп җиткән.
Ревакцинацияне 1470 кеше үткән, гәрчә кабат прививка ясатырга тиешле кешеләр саны күбрәк булса да, - дип билгеләп үтте РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская. - Шуңа күрә барыгызны да поликлиникага һәм җирле ФАПларга чакырабыз, вакцина бар.
Бу атнада 12-17 яшьлек балалар өчен «Спутник-М» вакцинасы да кайтарылган. Вакцинациягә әлегә 100гә якын бала язылган. 15 яшькә кадәрге балаларга прививка ата-аналар ризалыгы белән ясала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев